Пятница, 17.05.2024, 08:08
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт педагога детского сада










Меню сайта
Категории раздела
Аппликации [3]
Порядок выполнения аппликации
Рисование [2]
Рисуем красками и карандашами
Достижения
Дипломы, сертификаты, достижения
Мои разработки
Презентации, конспекты занятий, тесты, викторины
Мой мастер-класс
Презентации, конспекты занятий, тесты, викторины

Методичка воспитателя детского сада

Главная » Файлы » Своими руками » Аппликации

Аппликация: җиләк-җимешләр тәлинкәдә (татарча)
12.10.2011, 21:39

АППЛИКАЦИЯ: ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР ТӘЛИНКӘДӘ.



3-4 яшьтәге балалар белән бергә эшләү  өчен  әзерләгән махсус шөгыль үрнәге (традицион программа буенча).

Бу катлаулы булмаган аппликация балаларны түгәрәк кәгазь предметларны җилем белән генә дөрес ябыштырырга гына өйрәтүне генә күздә тотмый, ә шулай ук предметларның бер-берсеннән зурлык һәм төс буенча аерыла икәнлеге турындагы күзааллауларын ныгыта. Аппликация техникасы белән эшләү күнекмәләрен үстерә, пөхтә эшләргә өйрәтә, үзеңнең эшеңне дөрес оештыра алу күнекмәрен үстерә. 

Шөгыль үткәрү өчен кирәкле булган предметлар:

  • ак тәлинкә,
  • төрле зурлыктагы һәм төстәге 3 алма (алма урынына төрле зурлыктагы түгәрәк формалы җиләк-җимешләрне алырга була).

Җиләк-җимешләрнең размерларын истә тотып,  4 кәгазь түгәрәк әзерләп куярга кирәк (3-4 яшьтәге балаларга кайчы белән мөстәкыйль эшләргә ярамый, аларга ярдәм итәргә кирәк булачак).
  • зур ак түгәрәк (тәлинкәне хәтерләтә)
  • төрле төстәге кеченәрәк размерлы түгәрәкләр җиләк-җимешләрне хәтерләтәләр.
Аппликация үткәрү өчен кирәкле размерлар:
  • зур ак түгәрәкнең радиусы 15 см - 18 см булырга тиеш.
  • җиләк-җимешләр өчен түгәрәкләр  радиусы 3 см - 2 см.
Балаларга тәлинкә күрсәтегез, җиләк-җимешләрне тәлинкәдә урнаштырыгыз. Һәрбер  җиләк-җимешне  карагыз, аның размерына, төсенә игътибар итегез. 

Башта балалар 3 түгәрәкне, үрнәк буенча,  ак кәгазьдә (альбом битендә) урнаштырсыннар. Аннан җилем белән әшләү алымын күрсәтегез. Җилемне пумалага күп алмаска икәнлеген аңлатыгыз, пөхтә һәм чиста эшләргә, ябыштырган вакытта чүпрәк кисәге белән файдаланырга кирәклегенә балаларның игъбарын җәлеп итегез. Эшләү процессы артыннан күзәтегез.




Эш әзер.

Без бу шөгыльне  балалар бакчасында үткәрдек. Сез балагыз белән берлектә катлаулырак аппликация дә эшли аласыз, балалар гади аппликация белән эшләү  күнекмәрен алдылар. 

Балаларга әти-әни белән бергә күмәк әшләү аеруча ошый. Сез  өегездә балаларыгыз белән бергә  аппликация шөгылен үткәрә аласыз. Эш үрнәкләрен үзгәртә аласыз, мәсәлән, түгәрәк форманы ярымтүгәрәк формасына алыштыра аласыз (әфлисун, мандарин, карбыз өлешләре).

Аппликациядән соң, балаларга тырышканнары өчен,  тәлинкәдә булган җиләк-җимешләр белән сыйланырга тәкъдим итегез.
Уңышлар Сезгә!



Категория: Аппликации | Добавил: vneuroka_ru
Просмотров: 1552 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Наш опрос
Блоки Дьенеша


Всего ответов: 33
Полезные ссылки
Информеры
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Поиск

При участии образовательного портала
Vneuroka.ru © 2024

Хостинг от uCoz