Понедельник, 06.05.2024, 07:49
Приветствую Вас Гость | RSS

Сайт педагога детского сада










Меню сайта
Категории раздела
Окружающий мир [2]
Конспекты к занятиям, открытым занятиям по окружающему миру.
Математика [6]
Конспекты занятий в детском саду по математике.
Развитие речи [4]
Конспекты к занятиям, открытым занятиям по развитию речи.
Достижения
Дипломы, сертификаты, достижения
Мои разработки
Презентации, конспекты занятий, тесты, викторины
Мой мастер-класс
Презентации, конспекты занятий, тесты, викторины

Методичка воспитателя детского сада

Главная » Файлы » Конспекты занятий » Развитие речи

"Герой-шагыйрь - Муса Җәлил" шөгыль конспекты
20.10.2011, 22:54

Сөйләм үстерү һәм аппликация шөгыльләре буенча конспект үрнәге (балалар бакчасының уртанчы төркем балалары өчен)


Тема: Герой-шагыйрь - Муса Җәлил.


Программаның эчтәлеге:


  1. Татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең иҗаты белән балаларны таныштыру, балаларның сүзлек запасын үстерү.

  2. Альбом битендә композицияне дөрес урнаштырырга өйрәтү, җилем белән пөхтә эшләү күнекмәләрен ныгыту.

  3. Патриотизм хисе, Туган ил һәм аның геройлары белән горурлану, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.



Җиһазлау: Муса Җәлилнең портреты, шагыйрьнең китаплары, Казан шәһәрендәге М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасының фото рәсеме, Казан Һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге шагыйрьгә багышланган һәйкәлләрнең фото рәсемнәре, татар телендә җырлар, аппликация өчен материаллар, Муса Җәлилнең кыскача тормыш юлы һәм шигырьләренә буенча эшләгән Power Point презентация.



Шөгыль барышы.

Балалар урындыкларга ярымтүгәрәк булып утыралар.

Балалар, безгә кунаклар килделәр, әйдәгез, алар белән исәнләшик.

  • Исәнмесез.

  • Бүген бәйрәм – татар шагыйре һәм язучысы Муса Җәлилнең туган көне.

Әгәрдә Шагыйрь исән булган булса, аңар 15 февральдә 105 яшь тулган булыр иде. Муса Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туган.


Кечкенәдән үк әкият, шигырь тыңларга яраткан. Яхшы укыган, күп китап уку белән шөгыльләнгән. Муса үскәч, шагыйрь һәм язучы булган. Шагыйрь балаларны бик яраткан. Балалар журналларында мөхәррир булып эшләгән.

Муса Җәлил кызы өчен әкиятләр сөйләгән, шигырьләр язган, музыка уен коралы – мандолинада уйнаган.


Азалия «Колыбельная для дочери» дигән шигырьдән өзек сөйли (татар телендә).


Молодец, Азалия.


Әтәч турындагы шигырьне Мәликә сөйләр.

«Әтәч”

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

- Кикри-күк,

Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

- Кикри-күк,

Кикри-күк!

Бакчага килдек

Ашыга-ашыга:

- Кикри-күк,

Кикри-күк!


Молодец, Мәликә.


Лиана Муса Җәлилнең "Сәгать” дип аталган шигырен сөйләп күрсәтә:


"Сәгать»

Сәгать суга: "Даң-даң!..”

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.


Сикереп торды Марат,

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.


Молодец, Лиана.


Муса Җәлил табигать һәм хайваннар турында бик кызыклы шигырьләр иҗат иткән. Яна безгә куян турында шигырь сөйли. Игътибар белән тыңлагыз.

Куян.

Куян салкыннан

Туңган, куырылган;

Башы салынган,

Колагы шиңгән.



Әйдәгез, дуслар,

Аны терелтик,

Җылы бүлмәгә,

Мәктәпкә илтик.


Куян уянды,

Куркып уйланды,

Сикереп урманга

Чабып югалды.


- Куян, син кайда?

- Яшел тугайда.

- Куян, син кайда?

- Ерак чүлләрдә.


- Куян, син кайда?

- Калын урманда.

- Куян, син кайда?

- Карлы буранда.


Әйдәгез, дуслар,

Кырны, урманны,

Чүлне актарып

Табыйк куянны.



Яна, молодец.


Кызлар шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.



Сугыш башлангач, язучы Туган илне сакларга сугышка китә. Җәлил яралана, әсирлеккә төшә. Әсирлектә булганда да шагыйрь Туган ил, солдатлар, табигать, хатыны, кызы турында шигырьләр яза.


Дошманнар шагыйрьне үтерәләр, ләкин шагыйрьнең шигырьләрен кешеләр онытмадылар, хәтерләрендә сакладылар. Язучының шигырьләрен кешеләр хөрмәт хисе белән, китап битләреннән яратып укыйлар.


Солдатлар Туган ил өчен көрәшәләр, дошманнарны җиңәләр. Муса Җәлил Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое була. Җәлил шигырьләре өчен Ленин исемендәге премиягә лаек була.


Илебезнең күп шәһәрләрендә урамнар шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртәләр.

Казан шәһәрендә М.Җәлил исемен опера и балет театры йөртә, шулай ук Казанда шагыйрьгә багышланган музей-йорт, һәйкәл бар. Безнең Яр Чаллы шәһәребездә исә музей, Һәйкәл, проспект язучы Җәлилгә багышланганнар.


(Тәрбияче Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыреннән өзекне укып күрсәтә).


Мин сезгә, балалар, Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигыреннән өзекне укып күрсәтәм.

Сорауларга җавап бирергә тырышыгыз.


- Шигырьдә нинди чәчәк турында сүз бара?

- Шигырьдә ромашка чәчәге турында сүз бара.

- Ромашка нинди төстә?

- Ромашка ак төстә.

- Ромашка нинди төскә керә?

- Ромашка кызыл төскә керә.

- Ромашка ни өчен төсен үзгәртә?

- Илне саклаучы солдатның каны ромашка чәчәгенә эләгә.


Бүген сезнең белән балалар ак ромашка түгел, ә кызыл төстәге ромашка ябыштырачакбыз.

Балалар, өстәлләр тирәсенә килегез, урындыкларга утырыгыз.

Башта сез чәчәкне, чәчәк сабагын, яфрагын альбом битендә дөрес урнаштырыгыз. Хәзер җилем белән пөхтә итеп ябыштырабыз.

(Балалар ябыштыралар. Музыка уйный).


- Балалар, сез бүген нинди шагыйрьнең иҗаты белән таныштыгыз?

- Шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштык.

- Балалар, сез Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен исегездә калдырдыгыз?


- "Әтәч”, "Сәгать”, "Кызыл ромашка”, "Батыр куян”, "Күке”, "Чишмә”, "Карак песи”, "Маэмай”.


Истәлек өчен Сезгә Муса Җәлил сурәте төшерелгән открытка бүләк итәм.

Кунаклар белән саубуллашабыз.

  • Сау булыгыз..

  • Шөгыль тәмам.



Категория: Развитие речи | Добавил: vneuroka_ru
Просмотров: 14950 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Наш опрос
Блоки Дьенеша


Всего ответов: 33
Полезные ссылки
Информеры
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Поиск

При участии образовательного портала
Vneuroka.ru © 2024

Хостинг от uCoz